Республика эш бирүчеләре 46,5 меңнән артык вакансия тәкъдим итә

2025 елның 25 августы, дүшәмбе

Татарстан эш бирүчеләре тарафыннан «Россия эше» мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә бердәм цифрлы платформасында игълан ителгән вакансияләр саны 46 527 берәмлекне тәшкил итте. Шулардан:

- 24,4 % сәнәгатьтә (11,3 мең эш урыны);

- 19,3 % төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендә (9 мең эш урыны);

- 11,1 % сәламәтлек саклау, мәгариф, фән, мәдәният өлкәләрендә һәм дәүләт хезмәтендә (5,2 мең эш урыны);

- 6,9 % сату һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәләрендә (3,2 мең эш урыны);

- 3,7 % транспортта (1,7 мең эш урыны);

- 1,8% авыл хуҗалыгында, экологиядә һәм ветеринариядә (0,8 мең эш урыны);

- 0,5 % мәгълүмат технологияләре, телекоммуникацияләр һәм элемтә өлкәсендә (0,2 мең эш урыны);

- 32,3 % – тармакара һөнәрләр һәм белгечлекләр (15,1 мең эш урыны).

3 300 татарстанлы эшсезләр сыйфатында теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International