Татарстанда МХО катнашучылары өчен республика буенча тур уздырылачак

2025 елның 25 августы, дүшәмбе

29 августтан 1 сентябрьгә кадәр Татарстан махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен эшләнгән «Үзебезнекеләр өчен тур» туристик маршрутын гамәлгә ашыру мәйданчыгы булачак. Бу хакта матбугат конференциясе барышында «Беренче патриот» оешмасының Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге рәисе Ирина Самолдина сөйләде.

Ярославль, Ульяновск, Липецк, Мәскәү өлкәләреннән, Мордовиядән һәм Башкортостаннан 75 хәрби хезмәткәр, шулай ук Татарстан Республикасыннан катнашучылар Казанга, Лаеш һәм Яшел Үзән районнарына барачак. Алар ял итә, Татарстанның тарихи һәм мәдәни мирасы белән таныша, Шәһәр көнен һәм Республика көнен бәйрәм итүдә, «Ике Кремль» мотоузышында һәм истәлекле урыннар буйлап экскурсияләрдә катнаша алачак. Программада яшь армиячеләр белән очрашуларга һәм «МХО катнашучыларын социаль адаптацияләү һәм тернәкләндерү тәҗрибәсе белән уртаклашу» темасына түгәрәк өстәлгә аерым игътибар бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International