Kazan Digital Week –2025 Халыкара форумы кысаларында профильле фәнни-мәгариф һәм инновацион мәйданчыкларга техник визитлар сериясе уздырыла. Визитлар лабораторияләр һәм үзәкләр буйлап экскурсияләр, цифрлы чишелешләр күрсәтү һәм тармак вәкилләре белән эшлекле очрашуларны үз эченә ала.
Техник визитларга язылу форумның рәсми сайты аша башкарыла: https://kazandigitalweek.com/ru/site/events?types=0%2C2.