Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә булачак беренче сыйныф укучыларына багышланган кызыклы чара узды.
Әкият геройлары мәктәп дәресләренең тылсымлы дөньясына юл күрсәтүчеләр булдылар. Чара барышында балалар төрле уен ситуацияләренә җәлеп ителделәр, анда аларга үзләренең интеллектуаль сәләтләрен күрсәтергә туры килде. Шулай ук балаларга хәрефләр, саннар һәм мәктәп тормышы турында мультфильмнар күрсәттеләр.
Уку елы алдыннан балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен кабатладылар. Соңыннан балалар лаеклы дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алдылар.