25 августта Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Волонтер» үзәге эше кысаларында балигъ булмаган балалар өчен «Тугры дус» хайваннар приютына экскурсия оештырдылар.
Чараның максаты йортсыз хайваннарга карата шәфкатьлелек, җаваплылык һәм кызгану хисе тәрбияләү иде. Вольерларда балалар төрле токымлы этләрне, шулай ук катлаулы язмышлы үзенчәлекле хайваннарны, мәсәлән, өч аяклы инвалид этләрне күрделәр. Яшүсмерләр приют хезмәткәрләреннән һәр хайванны коткару тарихын кызыксынып тыңладылар. Алар дөрес карауның мөһимлеге һәм йорт хайваннарына җаваплы мөнәсәбәт кирәклеге турында белделәр.
Очрашу яшь волонтерларның йөрәкләрендә тирән хисләр калдырды. Күпләр приютка даими нигездә ярдәм итәргә теләк белдерде.