МХО катнашучысы «Абилимпикс»та җиңү яулады

2025 елның 26 августы, сишәмбе

Гадел Уркунбаев махсус хәрби операция зонасына 2022 елда китә. Ул вакытта аңа 20 яшь була. Фидакарьлеге, батырлыгы һәм кыюлыгы өчен ир-егет Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

Кызганычка каршы, хәрби бурычларны үтәгәндә Гадел Уркунбаев авыр яралана һәм хәзер коляскада йөри. Үзенең тернәкләнүенең төп максаты итеп ул аякка басу һәм мөстәкыйль йөрү мөмкинлеген саный. Аның өчен тернәкләнү – өзлексез процесс. Чираттагы этап Казанның «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә узды. Социаль хезмәтләр алучы ир-егет кинезиотерапия һәм социаль тернәкләндерү буенча дәресләрнең сыйфатын югары бәяләде.

Гадел Уркунбаев актив тормыш позициясе алып бара, аның үз эше бар. МХО катнашучылары арасында «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионатында ул җиңү яулады.

«Восхождение» үзәгендә яшь ир-ат үрнәген башка ветераннарда тернәкләндерүгә мотивация формалаштыру өчен кулланалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International