Ачык гаилә / ата-аналар көне кысаларында Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Республика матди ярдәм үзәгенең Әлмәт районындагы 8 нче бүлеген җитәкләүче Луиза Бадамшина булды. Аның чыгышының темасы – «Халыкка социаль ярдәм программалары».
Луиза Бадамшина тыңлаучыларга гамәлдәге ташламалар, социаль хезмәтләр җыелмасы, аннан файдалану вариантлары, шулай ук гамәлдәге законнарда каралган ярдәмнең яңа төрләре турында җентекләп сөйләде. Медикаментлар белән тәэмин итүдә социаль хезмәтләр җыелмасының мөһимлегенә аерым игътибар бирелде.
Барлык катнашучыларның да кызыксындырган сораулар бирү һәм кирәкле мәгълүмат алу мөмкинлеге бар иде.
Мондый очрашулар халыкның мөмкин булган ярдәм чаралары турында хәбәрдарлыгын арттыру һәм аларның тормыш сыйфатын яхшырту максатында үткәрелә.