«Ветеран» үзәгендә кул эшләре дәресе үткәрелде

2025 елның 26 августы, сишәмбе

Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең иҗат остаханәсендә энә савыты ясау буенча мастер-класс узды. Дәрес белгеч Венера Гарифуллина җитәкчелегендә узды.

Социаль хезмәтләр алучылар бик теләп үз куллары белән энә савыты ясадылар. Кемдер өчен бу энә белән эшләүнең беренче тәҗрибәсе иде. Һәркем үз зәвыгына карап фетр, ленталар һәм төймәләрне сайлап алды. Барысының да энә савытлары матур һәм оригиналь килеп чыкты.

Кул эшләре ясау буенча мондый дәресләр эстетик зәвык формалаштыра, иҗади сәләтләрне һәм кулларның вак моторикасын үстерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International