Социаль тармак белгечләре стажировка мәйданчыгында укыдылар

2025 елның 26 августы, сишәмбе

18–22 августта Министрлык карамагындагы социаль хезмәт күрсәтү оешмаларыннан 10 белгеч Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү фондының һөнәри стажировка мәйданчыгы базасында квалификацияләрен күтәрделәр.

Әстерхан өлкәсенең «Коррекция һәм үсеш» балаларны тернәкләндерү фәнни-гамәли үзәгендә курслар узды. Укыту чараларында Әгерҗе, Арча, Балтач, Бөгелмә, Алабуга, Менделеевск, Түбән Кама, Сарман районнарының социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре һәм Республика ресурс үзәге хезмәткәрләре катнашты.

Барлык катнашучыларга да квалификация күтәрү турында документлар, үзәк белгечләренең методик эшләнмәләре бирелде.

Социаль хезмәт күрсәтү оешмалары хезмәткәрләрен стажировка мәйданчыкларында укыту һөнәри компетенцияләрне камилләштерүгә һәм максатчан төркемгә күрсәтелә торган социаль хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртуга уңай йогынты ясый.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда «Минем гаиләм» программасы буенча Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фондыннан грант ярдәме алган «Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм» региональ чаралар комплексы чараларын гамәлгә ашыру дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International