Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре «Әгәр сез эштән азат ителү куркынычы астына эләксәгез» дигән темага күчмә чара уздырдылар. Эш бирүчеләр белән эшләү бүлеге һәм эшкә урнаштыру бүлеге башлыклары «Междуречье» комбинаты ФДКУнең эштән азат ителүче хезмәткәрләре өчен консультация хезмәте күрсәттеләр.
Бу ялларда Бөгелмәнең «Салават күпере» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Марина Токмачева һәм Светлана Кирдина гаиләләр өчен урманда чаңгы шуу оештырдылар.
Спас картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортының шәфкать туташы Сәламәтлек мәктәбендә «Йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау» темасына әңгәмә уздырды. Ул социаль хезмәт алучыларга бу төркемгә нинди авырулар керүе турында сөйләде, аларның барлыкка килү сәбәпләрен санап чыкты.
Чистай муниципаль районы «ЭнергоСтройСервис» ҖЧҖ 16 хезмәткәр алдындагы гомуми 1 093,2 мең сумлык бурычын түләде.
Республиканың Тукай муниципаль районында «Яңа туган баласын кабул итүдә шикләнүче хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча ведомствоара хезмәттәшлек» дигән технологияне тормышка ашыру дәвам итә.
Татарстанның Биектау муниципаль районында «Демография» милли проекты кысаларында Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү фондының «Ата-ана булу бәхете» социаль проектын тормышка ашыру бара.
Гаризалар 2021 елның 5 февраленә кадәр кабул ителә.
2019 елдан Алишер Усмановның «Сәнгать, фән һәм спорт» Хәйрия фонды «Үзенчәлекле караш» программасы кысаларында күрү сәләте начар булган кешеләр өчен абилитация чаралары үткәрү белән шөгыльләнә. Алар Россиянең алдынгы тифлопедагоглары һәм экспертлары катнашында, заманча методологияләрне һәм сервис алымнарын кулланып төзелгән.
Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәтләр алучысы Нина Антоновна Старкова Ленинград чолганышының барлык авырлыкларын үз җилкәсендә сынаган.
Ел саен 27 гыйнварда илебездә Ленинградны фашист чолганышыннан тулысынча азат итү көне билгеләп үтелә. Шушы истәлекле көн уңаеннан Питрәч районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагоглары, туган якны өйрәнү музее белән берлектә, чара оештырдылар.