Бу ялларда Бөгелмәнең «Салават күпере» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Марина Токмачева һәм Светлана Кирдина гаиләләр өчен урманда чаңгы шуу оештырдылар.
Чаңгы ярышлары буенча спорт мәктәбе администрациясе ярдәме белән аз тәэмин ителгән, күп балалы һәм тулы булмаган гаиләләрдән булган 25 бала һәм аларның ата-аналары кышкы урман матурлыгы белән сокландылар һәм сәламәтлекләрен ныгыттылар. Балалар урман тормышын күзәткән арада, ата-аналар балалары белән бергәләп ял итүләреннән ләззәт алды.
Чаңгы шуу һәркемгә дә энергия өстәде, балаларның күзаллауларын киңәйтте һәм гаиләләрне берләштерергә ярдәм итте.