Спас интернат-йортында Сәламәтлек мәктәбендә әңгәмә узды

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

Спас картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортының шәфкать туташы Сәламәтлек мәктәбендә «Йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау» темасына әңгәмә уздырды. Ул социаль хезмәт алучыларга бу төркемгә нинди авырулар керүе турында сөйләде, аларның барлыкка килү сәбәпләрен санап чыкты.

«Үз-үзеңә колак салсаң һәм вакытында медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итсәң, авыруны башлангыч этапта ук җиңеп була», – дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга шәфкать туташы. Өлкәннәр тема буенча фикер алышуда актив катнаштылар, үз фикерләрен әйттеләр. Әңгәмәдә катнашучыларның барысы да сәламәт яшәү рәвеше, хәрәкәт, рациональ туклану, дөрес сулыш озын гомерлелеккә юл ача, дип килеште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International