Биектауда йөкле хатын-кызлар өчен хәйрия фотосессиясе оештырдылар

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

Татарстанның Биектау муниципаль районында «Демография» милли проекты кысаларында Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү фондының «Ата-ана булу бәхете» социаль проектын тормышка ашыру бара. Проект иң яхшы гаилә традицияләрен һәм мөнәсәбәтләрен пропагандалау максатыннан йөкле хатын-кызларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Проект кысаларында «Өмет» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре һәм Екатерина исемле волонтер фотосессия оештырдылар. Чара йөклелек чоры турында матур хатирәләр саклап калырга мөмкинлек бирә. Иҗади чараның максаты – гаилә һәм ана булуның әһәмиятен арттыру, хатын-кыз-әнигә карата иҗтимагый хөрмәт формалаштыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International