«Шәфкать» үзәге психологы йөкле хатын-кызлар белән чираттагы дәрес үткәрде

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

Республиканың Тукай муниципаль районында «Яңа туган баласын кабул итүдә шикләнүче хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча ведомствоара хезмәттәшлек» дигән технологияне тормышка ашыру дәвам итә.

28 гыйнварда «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Ләйсән Насырова һәм Тукай үзәк район хастаханәсенең клиник психологы Светлана Пожарская «Аналыкка психологик әзерлек» дигән темага дәрес үткәрделәр. Аның максаты булачак әниләр тарафыннан яңа социаль рольне кабул итү, йөклелек һәм бала табуның имин үтүенә ышаныч арттыру иде.

Чараның төп бурычлары:

- йөклелекнең борчылу стилен ачыклау;

- психоэмоциональ халәтне тотрыкландыруның конструктив ысуллары белән таныштыру;

- социаль ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирү.

Дәрес башында катнашучыларга «Минем йөклелек» дигән рәсем тестын үтәргә тәкъдим ителде. Аннары психолог үз хис-тойгыларыңны аңлауга, бала көтү белән бәйле хис-тойгыларны кабул итүгә юнәлдерелгән киңәшләр бирде.

Әлеге чарада Тукай муниципаль районында яшәүче алты йөкле хатын-кыз катнашты. Алар барысы да киләчәктә дә мондый дәресләрдә катнашырга теләк белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International