«Ышаныч» үзәге социаль хезмәткәре чолганыштагы Ленинградта яшәгән әбине хөрмәтләде

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәтләр алучысы Нина Антоновна Старкова Ленинград чолганышының барлык авырлыкларын үз җилкәсендә сынаган. Чолганыш башланганда Нина Антоновна ун яшьлек кыз була һәм ул ел вакыйгаларын гомер буена исендә калдыра: даими ачлык хисе, чолганышның беренче кышындагы салкыннар, урамдагы мәетләр тавы. Нинаның әти-әнисе үз теләге белән фронтка китә, ә кыз янына аны караган өлкән яшьтәге ханымны урнаштыралар. Туган әбиләре, апасы, абыйсы блокаданы кичерә алмый.

Бернигә дә карамастан, кешеләр бар көчтән бирешмәскә тырышалар, һәркем үз көченнән килгәннән дә артыграк эшли, бу шәһәрне дошманнардан сакларга ярдәм итә. Нина башка балалар белән бергә мәктәпкә йөри, анда аларны яшелчә кабыкларыннан пешерелгән аш белән ашаталар. Балаларны винтовка кулланырга, противогаз кияргә, лазутчикларны күзәтергә өйрәтәләр, чиратлап алар мәктәптә каравылда торалар.

Сугыштан соң Нина Антоновна тормышын медицина белән бәйли – Ленинградта шәфкать туташы булып эшли. Шунда ук хәрби диңгезчегә кияүгә чыга, гаилә өч бала тәрбияләп үстерә. Ике уллары Яр Чаллыга күченеп килә. Пенсиягә чыккач, балалары артыннан ире белән Нина Антоновна да китәләр. Нина Антоновна Чаллыда тагын 15 ел балалар бакчасында һәм балалар поликлиникасында шәфкать туташы булып эшли.

Хәзерге вакытта Нина Антоновна үзе генә яши, туганнарыннан аның бер улы һәм килене, биш оныгы һәм ике оныкчыгы бар. Социаль хезмәткәрне Нина Антоновна һәрвакыт сөенеп каршы ала: хатирәләре белән уртаклаша, акыллы киңәшләрен бирә. Үзенең 90 га якын яшендә Нина Антоновна һәрвакыт позитив, аралашырга ярата һәм активлыгын сакларга тырыша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International