Питрәч районы яшүсмерләре герой якташларын искә алдылар

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

Ел саен 27 гыйнварда илебездә Ленинградны фашист чолганышыннан тулысынча азат итү көне билгеләп үтелә. Шушы истәлекле көн уңаеннан Питрәч районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагоглары, туган якны өйрәнү музее белән берлектә, чара оештырдылар.

«Чолганыштагы Ленинград» дигән чарада төрле категория гаиләләрдән балигъ булмаган балалар катнашты. Белгечләр аларга илебез тарихының бу героик һәм фаҗигале бите, чолганыштагы шәһәр кешеләре өлешенә төшкән авыр сынаулар, ир-атлар белән беррәттән эшләгән балалар һәм хатын-кызлар турында сөйләделәр. Шулай ук чарада катнашучылар герой якташларын искә алдылар.

Дәрес «Жила-была девочка» нәфис фильмын карау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International