Югары Ослан районы «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар өчен инструктажлар үткәрә. Әлеге чараларның максаты – халыкның экстремизм һәм радикальләшү проблемалары турында хәбәрдарлыгын арттыру, шулай ук җәмгыятьтә үз-үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләрен формалаштыру.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2025 елның 1 сентябреннән 30 сентябренә кадәр техник сәбәпләр аркасында Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында яшәүче аерым бюджет тармаклары хезмәткәрләрен һәм пенсионерларны шифаханә-курорт дәвалану (шифаханә-курорт дәвалануга юлламалар һәм шифаханә-курорт дәвалануга электрон сертификатлар) мәсьәләләре буенча кабул итү Министрлыкта гамәлгә ашырылачагы турында хәбәр итә (Казан шәһәре, Волгоград ур., 47 йорт, 101 нче каб.).
Татарстанның мәшгульлек хезмәте махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә урнаштыруда ярдәм итүен дәвам итә.
Ютазы районының Яссы Тугай авылында авыл халкы һәм кунаклар авылның 100 еллыгын билгеләп үтәргә җыелдылар. Бу көн җылы котлаулар һәм онытылмас мизгелләр белән тулы якты һәм шатлыклы вакыйгага әверелде.
Н. Бобылев контракт буенча махсус хәрби операция уздыру зонасында хәрби хезмәт үтә. 2023 елның июлендә хәрби биремне үтәгәндә ул яралана.
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында Биектау районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре бәйрәм оештырды. Чара даими хәйриячеләр ярдәмендә узды.
2 сентябрь көнне Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаганнар өчен «Белем дөньясына» дигән бәйрәм оештырды. Чарага әтиләре махсус хәрби операция зонасында булган беренче сыйныф укучылары да чакырылган иде.
Әлмәт муниципаль районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Чараны берничә сәяси партия вәкилләре оештырды.
Шушы көннәрдә Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы балигъ булмаганнар белән «Ярдәм ит миңа!» дип аталган дәрес үткәрде.
Бүген Яр Чаллыда «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль-мохит тернәкләндерү һәм һөнәри юнәлеш бирү буенча яңа кабинет ачылды.