Шушы көннәрдә Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы балигъ булмаганнар белән «Ярдәм ит миңа!» дип аталган дәрес үткәрде.
Очрашу «Гаилә» илкүләм проектын һәм аның составына керүче «Гаиләгә ярдәм» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.
Чара «Вмоменте» яшьләр (яшүсмерләр) клубы базасында узды. Эштә «Мөмкинлекләр копилкасы» психологик уенын кулландылар.