«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында Биектау районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре бәйрәм оештырды. Чара даими хәйриячеләр ярдәмендә узды.
Чара янгын сүндерү-коткару часте территориясендә узды. Башта балалар һәм аларның әти-әниләре өчен экскурсия оештырдылар, коткаручыларның эше турында сөйләделәр. Чара курчак театры артистларының күңел ачу программасы белән дәвам итте һәм канцелярия товарлары салынган рюкзаклар тапшыру белән тәмамланды.