2 сентябрь көнне Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаганнар өчен «Белем дөньясына» дигән бәйрәм оештырды. Чарага әтиләре махсус хәрби операция зонасында булган беренче сыйныф укучылары да чакырылган иде.
Бәйрәм балаларга шатлык һәм яшьтәшләре белән бергә вакыт уздыру мөмкинлеге бүләк итте. Балалар конкурсларда бик теләп катнаштылар, биремнәрне үтәделәр.
Чара азагында беренче сыйныф укучыларына канцелярия кирәк-яраклары салынган букчалар тапшырылды.