ЯҢАЛЫКЛАР


26
май, 2025 ел
дүшәмбе

Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында, социаль хезмәт алучыларны патриотик тәрбияләү һәм социализацияләү максатларында Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге көндезге тору бүлеге яшьләре өчен ТР Милли музеендагы «Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында» күргәзмәсен карау оештырды.

Алтынчы мотоукчылар дивизиясенең ремонт-торгызу батальоны составы Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләргә һәм коллективка рәхмәт сүзләрен җиткерде. Социаль приютка махсус хәрби операция барышында бурычларны үтәүче хәрбиләргә ярдәм итүдә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерделәр.

Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалауга юнәлдерелгән чара узды. Анда юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белгеч Екатерина Монасипова һәм юл-патруль хезмәте командиры Азат Мөбәрәкшин катнашты.

Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкәннәр белән эшләүдә төрле социаль технологияләр кулланыла: арт-терапия, гарденотерапия, хатирәләр терапиясе, музыка терапиясе.


23
май, 2025 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчьяклы республика комиссиясе каршындагы Хезмәт өчен түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча координация советы утырышын уздырды. Чара IZUM-конференция режимында узды.

22–23 май көннәрендә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең 12 белгече Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фондының һөнәри стажировка мәйданчыкларының берсе базасында квалификацияләрен күтәрделәр. Укулар Саратов өлкәсендә узды.

Республиканың сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәге директоры Антон Агафонов Казанда 19–23 май көннәрендә узган III Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең бөтенроссия социаль-тернәкләндерү форумы эшендә актив катнашты. Ул пленар утырышта үзәк эше турындагы доклад белән чыгыш ясады.

23 майда Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик һәм менталь тайпылышлары булган яшьләр өчен «Сәламәтлек хәрәкәттә» дигән сәламәтләндерү чарасы үткәрелде.

Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны, Әлмәт муниципаль районының мактаулы гражданы, «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәтләрен алучы Минисә Сабирова 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

2024–2025 елларга балаларның иминлеген тәэмин итүнең төбәк системасын үстерү буенча чаралар комплексын һәм «Мин тормышны сайлыйм!» программасын гамәлгә ашыру кысаларында Казанның Яңа Савин районы буенча гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы социаль хезмәт алучы балигъ булмаганнар өчен төркемле тренинг дәресе үткәрде. Чара тотрыклы әхлакый тәртип күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International