Татарстанның мәшгульлек хезмәте махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә урнаштыруда ярдәм итүен дәвам итә.
Июнь азагында Д. Елькин Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары кадрлар үзәгенә мөрәҗәгать итте. Алган җәрәхәте һәм инвалидлыгы аркасында ул элеккеге белгечлекләре буенча эшли алмый. Үзәк белгечләре консультация үткәргән, резюме төзергә һәм вакансияләр сайларга булышкан. Ир-ат шулай ук «Минем мотивация» тренингында була, ул аңа яңа һөнәри максатларын билгеләргә ярдәм иткән. Шуннан соң ул эшкә урнашуда ярдәм сорап гариза биргән.
11 августта ук Д. Елькин «Ватанны саклаучылар» фондында социаль эш буенча белгеч вазифасында эшли башлый. Киләчәктә ир-ат тарих һәм җәмгыять белеме буенча югары белем алырга планлаштыра.