Һава торышы яхшы булганда, Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында урамда дәресләр уздыралар. Бу юлы социаль хезмәтләр алучылар ачык һавада арт-терапия белән шөгыльләнделәр.
Хезмәт буенча инструктор Гөлчәчәк Карпова җитәкчелегендә өлкәннәр алдан әзерләп куйган гипс сыннарын, шулай ук мандалаларны буядылар. Акрил буяулар һәм төсле карандашлар кулландылар.
Гөлчәчәк Карпова сүзләренә караганда, урамдагы дәресләр социаль хезмәт алучыларның хәлләренә уңай йогынты ясый. Алар тынычлана, күңел күтәренкелеге һәм уңай хис-кичерешләр ала.