Дүрт эш бирүче инвалидларның 249 эш урынын саклап калуга субсидия алачак

2025 елның 10 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы инвалидларның эш урыннарын саклап калуга бәйле чыгымнарны каплауга дәгъва кылучы эш бирүчеләрнең гаризаларын карады.

Барлыгы 4 заявка керде. Аларны карау нәтиҗәләре буенча барлык эш бирүчеләр сайлап алуда җиңүчеләр дип танылды. 2025 елда инвалидларның эш урыннарын саклап калуга субсидияләр алачаклар:

- «Электроконтакт» Казан предприятиесе» ҖЧҖ (инвалидларның 37 эш урынын саклап калуга субсидия);

- «Юго-Восток» Әлмәт тернәкләндерү-җитештерү предприятиесе» ҖЧҖ (инвалидларның 24 эш урынын саклап калуга субсидия);

- «Реглан» Чистай укыту-җитештерү предприятиесе» ҖЧҖ (инвалидларның 22 эш урынын саклап калуга субсидия);

- «Алабуга каплау һәм пластмасса эшләнмәләре предприятиесе» ҖЧҖ (инвалидларның 166 эш урынын саклап калуга субсидия).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International