Министрның беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов Лаеш районында булды

2025 елның 10 сентябре, чәршәмбе

Эш визиты белән Лаеш шәһәрендә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов булды. Визит вакытында аны Лаеш районының социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Сюнина озата йөрде.

Рөстәм Вәлиуллов Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең хезмәт коллективлары белән очрашты. Ул республиканың социаль-икътисадый үсеше турында сөйләде, тармак учреждениеләренең уңышларын билгеләп үтте һәм хезмәттәшләренә алга таба да уңышлы эш теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International