ЯҢАЛЫКЛАР


27
август, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы көне – татарстанлыларның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе, аны 30 августта билгеләп үтәләр.

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Э. Н. Нигъмәтҗанова Алабуга районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең хезмәт коллективлары белән очрашты.

«Сугышның хатын-кыз йөзе түгел...» социаль-гуманитар проекты кысаларында 26 нчы августта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфирә Юнысова «Игелек буыны» дигән отрядтан өч волонтер белән берлектә «Аңлаешлы интернет» дигән акция уздырган. Акциянең максаты – өлкән яшьтәге кешеләрне мәгълүмати хезмәтләргә социаль җайлаштыру.

2021 нче елның 25 нче августында Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре 18-40 яшьлек аутистик спектрлы тайпылышлары булган кешеләр өчен «Төсле яңгыр» дигән арт-терапия кулланып дәрес уздырдылар.

«Гаилә эчендә» клуб эшчәнлеге һәм «Нәтиҗәле ата-ана мәктәбе» программасы кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Кудряшова Наталия ата-аналар белән «Безнең гаилә кыйммәтләре» темасына дәрес уздырды.

28 август көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Татарстан Республикасы көненә багышланган «Спортлы Татарстан» спорт чарасы узды.

Кичә Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге кече һәм урта эшкуарлык субъектлары һәм «Әлмәт шәһәренең һәм Әлмәт районының сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге катнашында эшлекле иртәнге аш оештырды.

27 августта Россия киносы көне, профессиональ кинематографистлар һәм Россия киносына ярдәм итүчеләр һәм аны яратучылар бәйрәме билгеләп үтелә. Бүген Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында хәйрия киноучреждениесе волонтерлары тарафыннан хәйрия киносы оештырылды.

Узган чәршәмбе көнне Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгында булдылар. Хәйрия сәфәрен «Интеграция» инвалидлар оешмасы оештырды.

Югары янгын куркынычы булган чорда янгыннарны кисәтү һәм булдырмау максатыннан Югары Ослан «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре социаль хезмәт күрсәтүдә торучы өлкәннәр һәм инвалидлар белән янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәргәннәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International