27 августта Россия киносы көне, профессиональ кинематографистлар һәм Россия киносына ярдәм итүчеләр һәм аны яратучылар бәйрәме билгеләп үтелә. Бүген Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында хәйрия киноучреждениесе волонтерлары тарафыннан хәйрия киносы оештырылды.
Фильм социаль хезмәт алучылар өчен бик зур тәэсир калдырды һәм бик күп төрле хисләр уятты. Карау тәмамланганнан соң, социаль хезмәт алучылар үз фикерләре белән уртаклаштылар.