Э. Н. Нигъмәтҗанова эш визиты белән Алабуга районында булды

2021 елның 27 августы, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Э. Н. Нигъмәтҗанова Алабуга районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең хезмәт коллективлары белән очрашты.

Шәһәрнең мәдәният сараенда Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты, Алабуга психоневрологик интернаты, «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге һәм «Республика матди ярдәм үзәге»нең 19нчы бүлекчәсе хезмәткәрләре, шулай ук социаль учреждениеләр җитәкчеләре җыелган иде.

Очрашу барышында Энҗе Нияз кызы социаль тармакның мөһим юнәлешләре, төп проектлар, 2021 елның беренче яртыеллыгындагы эшчәнлек нәтиҗәләре, киләсе елга планнар турында сөйләде. Очрашу ахырында Энҗе Нияз кызы киңәшмәдә катнашучыларның сорауларына җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International