Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтә

2021 елның 27 августы, җомга

Татарстан Республикасы көне – татарстанлыларның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе, аны 30 августта билгеләп үтәләр. Бәйрәм алдыннан Менделеевск «Өмет Яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Стахеева Л.Ю. социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалар өчен «Минем Татарстаным!» чарасын уздырды.

Балалар Татарстан Республикасының географик картасы һәм дәүләт символикасы белән таныштылар: дәүләт флагы, герб һәм гимнын искә төшерделәр, шулай ук Татарстан башкаласы турында белемнәрен арттырдылар. Укучылар дәрес башында һәм ахырда төсле карточкалар сайладылар. Рефлексия барышында балаларның кәефләре яхшырды.

Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар белән «Мәңгелек яратырлык Туган ягым!» чарасын үткәрделәр. Төркем дәресендә белгеч Наталья Самаркина «Татарстан – безнең уртак йортыбыз» дигән әңгәмә үткәрде. Белгеч билгеләп үткәнчә, Татарстан территориясендә 115 милләт вәкиле тату яши. Өлкәннәр белән Тәтеш шәһәре буйлап виртуаль экскурсия уздырдылар, аңа быел 240 яшь тула. Чарада 14 социаль хезмәт алучы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International