«Изгелек» үзәге тернәкләнүчеләре актив рәвештә спорт белән шөгыльләнә

2021 елның 27 августы, җомга

28 август көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Татарстан Республикасы көненә багышланган «Спортлы Татарстан» спорт чарасы узды.

Чара Татарстан Республикасы гражданнары арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга һәм социаль хезмәтләр алучыларның ялын оештыруга юнәлдерелгән.

Ярышлар башланыр алдыннан оештыручылар барлык катнашучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар, алга таба «Чишмәкәй», «Кем алга ташлый?». Аннан соң, ике командага бүленеп, «Эстафетаны тапшыр», «Кем тизрәк?», «Туп белән йөгерү», «Көнгерә», «Дуслык» уеннарын уйнадылар.

Ярышларны барлык этаплар дәвамында дәрт һәм сәламәт ярыш рухы алып барды. Катнашучылар көч сынаштылар, күңелле эстафеталарда зирәклек һәм җитезлек күрсәттеләр.

Ярышларда төрле милләттән социаль хезмәт алучы егерме кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International