Югары янгын куркынычы булган чорда янгыннарны кисәтү һәм булдырмау максатыннан Югары Ослан «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре социаль хезмәт күрсәтүдә торучы өлкәннәр һәм инвалидлар белән янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәргәннәр.
Өлкән яшьтәге кешеләргә янгынның төп сәбәпләрен аңлаттылар, янгын куркынычсызлыгына карата таләпләр турында сөйләделәр, электр җиһазларыннан ничек куркынычсыз файдалану турында аңлаттылар, янгын килеп чыккан очракта гамәлләр тәртибе белән таныштырдылар. Моннан тыш, өлкәннәргә һәм инвалидларга ашыгыч оператив хезмәтләрне чакыру телефон номерларын искә төшерделәр һәм янгын куркынычсызлыгы турында белешмәлекләр тараттылар.