«Сугышның хатын-кыз йөзе түгел...» социаль-гуманитар проекты кысаларында 26 нчы августта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфирә Юнысова «Игелек буыны» дигән отрядтан өч волонтер белән берлектә «Аңлаешлы интернет» дигән акция уздырган. Акциянең максаты – өлкән яшьтәге кешеләрне мәгълүмати хезмәтләргә социаль җайлаштыру.
Акция барышында «Игелек буыны» отряды волонтерлары Кама Аланы поселогында яшәүче тыл хезмәтчәне Ярцева Анна Яковлевнага бардылар. Волонтерлар белән бергә белгеч Анна Яковлевнага гаджетлар һәм интернеттан файдаланып, электрон рәвештә дәүләт хезмәтләрен алырга: табибка язылырга, төрле хезмәт төрләренә гариза бирергә, кирәкле мәгълүмат эзләргә, аралашырга кирәклеген җентекләп аңлатты.
Балалар Анна Яковлевна белән Бөек Ватан сугышының авыр көннәре турында әңгәмә корырга да мөмкинлек бирмәделәр. Тыл хезмәтчәне сугыш елларындагы тормыш хатирәләре белән уртаклашты, балачагы, сугышта катнашкан һәм өйләренә кайтмаган туганнары турында сөйләде.