Минзәлә район хастаханәсендә булачак әниләр белән чираттагы очрашу узды

2021 елның 20 сентябре, дүшәмбе

Аналарның яңа туган балаларыннан иртә баш тартуларын профилактикалау һәм туучылар санын арттыру, гаилә институтын ныгыту буенча «Бишек» программасын тормышка ашыру кысаларында 17 сентябрь көнне Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече Алена Филаретова һәм психолог Гөлназ Илдарханова «Хатын-кызның икенче тууы» дигән чара уздырдылар. Ул район үзәк хастаханәсе базасында узды.

Бәби табуга әзерлек максатыннан булачак әниләр белән авыртуны басуга һәм эмоциональ халәтне тотрыкландыруга юнәлдерелгән күнегүләр үткәрелде. Дәреснең мәгълүмати өлеше «Бала табу – хатын-кызның икенче тууы» дигән мини-лекцияне үз эченә алды, аның барышында булачак әниләр дөрес сулыш алу, төрле релаксация техникалары турында бик күп мөһим һәм файдалы мәгълүмат белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International