«2014-2021 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору» дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында 17 сентябрь көнне Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы тренинглар үткәрде. Чаралар 4 нче социаль участокта, Усад урта гомуми белем бирү мәктәбендә узды.
«Аңлы тәртип формалаштыру» дәресендә балалар «Аленушка сеңелкәш һәм Иванушка энекәш» әкиятен анализладылар, куркыныч билгеләрне күрергә һәм килеп туган хәлне хәл итүнең уңай юлларын табарга өйрәнделәр. Балаларда тилертүче матдәләр турында тискәре күзаллаулар формалашты, үз-үзеңне тотуның адаптив стратегияләре каралды.
Шулай ук балаларны компьютерга бәйлелек барлыкка килү сәбәпләре һәм әлеге күренеш билгеләре белән таныштырдылар. Тест узып, укучылар виртуаль дөньяга бәйлелек дәрәҗәсен билгеләделәр. Төркемле эштә алар Интернетта утыруның уңай һәм тискәре якларын табарга өйрәнделәр, реаль дөньяда Интернетны алыштыручы шөгыльләр эзләделәр. Яшүсмерләр арасында компьютерга бәйлелекне булдырмау максатыннан психолог балаларга тиешле киңәшләр бирде.
Соңыннан дәресләрдә катнашучыларга балалар ышаныч телефоны һәм аның эш принциплары турында сөйләделәр. Һәркем телефон ярдәме хезмәтенең бердәм номеры язылган ручкалар алды.
Чарада барлыгы 83 балигъ булмаган бала катнашты.