Республиканың Теләче муниципаль районында 70 яшь һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарны өйләренә барып карау дәвам итә. Чараны «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә үткәрә.
Чараларның максаты булып яше, сәламәтлек торышы аркасында үзләрен мөстәкыйль карый алмаган өлкән яшьтәге гражданнарны ачыклау тора.
Өлкәннәргә чыгулар барышында тиешле актлар тутырыла, автоматик янгын хәбәрчеләренең булу-булмавы һәм эшкә яраклылыгы тикшерелә. Комплекслы үзәк хезмәткәрләре өлкәннәргә социаль хезмәт күрсәтүнең төрләре һәм формалары турында сөйлиләр, гражданнарны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирәләр. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре янгын куркынычсызлыгы буенча һәм социаль мошенниклыклардан саклану ысуллары турында инструктаж үткәрәләр.
Узган атнада Иске Җөри авыл җирлегендә яшәүче 22 өлкән яшьтәге кеше чаралар белән колачланды.