«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты өлкәннәрнең тормыш сыйфатын күтәрү, аларның актив озын гомерлеге чорын озынайту мәсьәләсен хәл итүгә комплекслы якын килә.
Бүген учреждениедә өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасы уңышлы гамәлгә кертелгән. Интернат-йорт белгечләре һәм персоналы алдында озак вакыт карауга мохтаҗ кешеләрне балансланган социаль хезмәт күрсәтү һәм медицина ярдәме белән тәэмин итү бурычы тора.
Хәзерге вакытта физик халәтне, функциональ статусны, психологик сәламәтлекне, тормыш эшчәнлеген комплекслы бәяләү нәтиҗәләре буенча 57 социаль хезмәт алучыга озак вакыт карау системасы кысаларында медицина һәм социаль-тернәкләндерү чаралары күрсәтелә.
Белгечләр һәм персонал инновацион һәм билгеле эш формаларын, махсуслаштырылган тернәкләндерү җиһазларын кулланалар. 2021 елның августында учреждениедә булган тернәкләндерү җиһазларына өстәмә рәвештә яңа җиһазлар сатып алынды. Боларның барысы да аз хәрәкәтләнүче һәм урын өстендәге кешеләрне карауны яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.
Проектны тормышка ашыру кысаларында тәрбия буенча персонал акрынлап гериатрия һәм медицина буенча теоретик базаны үзләштерә, аралашу, гигиена процедураларын үткәрү буенча гамәли күнекмәләр ала. Мондый чаралар өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны карау сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән.