Бу эштә «Старость в радость» Хәйрия фонды ярдәм итә. Әйтик, рәсем ясау буенча онлайн-дәресләр Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр өчен инде яраткан шөгыльгә әйләнде. Рәсем ясау һәр кешенең иҗади потенциалын ачарга мөмкинлек бирә.
Интернат-йорттагы тагын бер яхшы традиция – атна ахырында башка картлар йортлары белән шахмат-шашка турнирлары үткәрү. Дистанцион технологияләр мондый чараларны даими рәвештә үткәрергә мөмкинлек бирә. Узган атна ахырында шашка уенында Алабуга интернат-йорты данын Юрий Пустынин яклады. Архангельск өлкәсенең интернат-йортларының берсендә яшәүче Евгений Злобин белән уенда ул көндәшенә оттырса да, булачак очрашулар өчен бәяләп бетергесез тәҗрибә туплады.