«Апрель» тернәкләндерү үзәгендә көзге бәйрәм

2021 елның 25 октябре, дүшәмбе

20-22 октябрь көннәрендә Казан шәһәренең «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә алтын көз белән саубуллашуга багышланган традицион бәйрәм чаралары узды. Балалар, әкият персонажларына әйләнеп, җырлар җырладылар, күңелле уеннар уйнадылар, көзге тематикага табышмаклар чиштеләр, шигырьләр сөйләделәр.

Шулай ук балалар тәрбиячеләр һәм ата-аналар белән бергә көзге костюмнар дефилесы күрсәттеләр. Бәйрәмнең иң истә калырлык мизгеле Көз чибәре килү иде, ул барлык балалар өчен дә күчтәнәчләр алып килде.

Бәйрәм катнашучыларга да, балаларның чыгышларын карарга килгән һәркемгә дә шатлык бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International