Бүген Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә милли орнамент төрләренә багышланган чара узды. Ул Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында узды.
Халык элек-электән киемнәрен, йортын, хезмәт коралларын һәм көнкүреш әйберләрен төрле бизәкләр белән бизәгән. Бу бизәкләр һәр этник төркемнең гореф-гадәтләре, дине, язулары, теле һәм каллиграфик традицияләре белән тыгыз бәйләнгән. Милли колоритка якынаю өчен, тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары хезмәт буенча инструкторлар белән бергә Татарстанның күп санлы этник төркемнәренә караган бизәкләр ясадылар. Балалар да читтә калмады, алар әниләренә нәзакәтле иҗади эшләр башкарырга булыштылар.
Узган чара үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләүгә ярдәм итте.
