Үзизоляция шартларында Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт алучылар Бөтенроссия халык санын алуда Дәүләт хезмәтләре порталы аша актив катнашалар.
Социаль эш буенча белгеч Юлия Иванова өлкәннәргә цифрлы халык санын алу форматы нечкәлекләрен аңларга булыша. Әйтергә кирәк, интернат-йортта яшәүчеләр өчен Дәүләт хезмәтләре порталы яңалык түгел. Компьютер өйрәнү дәресләрендә алар порталның барлык уңайлыкларын үзләштерде һәм сынап карады иде. Социаль хезмәт алучылар күп функцияле үзәкләргә гаризалар бирә, табибка языла, салымнар түли белә. Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләрнең девизы – заман белән бергә атлау.