Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гамәлгә кертелгән «Тылсымлы җепләр» технологиясе өйдә социаль хезмәтләр алучылар арасында иң яраткан технологияләрнең берсе булып санала.
Әлеге технология кысаларында социаль хезмәткәрләр өлкән яшьтәге хатын-кызлар белән бергә бик теләп бәйләм һәм чигү белән шөгыльләнәләр. Системалы дәресләр нәтиҗәсендә өлкәннәрнең кулларының вак моторикасы, игътибар һәм хәтер яхшыра. Кул эшләре тынычландыра, ял итәргә булыша. Мондый файдалы дәресләр вакытында өлкәннәр бик теләп үзләренең осталык һәм тәҗрибә серләре белән уртаклаша, аралашуга булган ихтыяҗны канәгатьләндерә. Нәтиҗәдә, аларның эмоциональ фоны рәтләнә, алар җәмгыятьтә үз файдасын тоя.