«Веста» социаль ярдәм үзәге балаларны татар халкының мәдәни мирасы белән таныштыра

2021 елның 25 октябре, дүшәмбе

9 нчы социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Гөлназ Веселовская «Сәнгать дөньясында» дигән темага дәрес үткәрде. Аның максаты – татар халкының мәдәни мирасы белән таныштыру, халык иҗаты әйберләренә һәм сәнгать һөнәрләренә карата хөрмәт тәрбияләү.

Балалар татар милли мәдәниятенә хас кыйммәтләр, буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләр, татар халкының декоратив-гамәли сәнгате, сәнгать дөньясының бөек кешеләре һәм башкалар турында белделәр.

Дәрес татар халык музыка уен кораллары турында әңгәмә һәм музыкаль әсәрләр тыңлау белән тәмамланды. Балалар белгечкә кызыклы чара һәм белемнәрен тулыландыру мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерделәр.

Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы аркасында дәрес кече төркемнәрдә үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International