ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2021 ел
җомга

Спорт белән шөгыльләнүнең төп максаты – социаль хезмәтләр алучыларның яшь белән бәйле үзгәрешләрен минимальләштерү. Аларны тулысынча туктатып булмый, әмма нәтиҗәләрен киметү авыр түгел. Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында моңа ышаналар.

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре үзизоляция чорында өлкәннәр вакытларын мөмкин кадәр кызыклы һәм файдалы итеп үткәрсен дип тырышалар. Катлаулы эпидемиологик хәл шартларында сәламәтләндерү һәм профилактика эшләренә, санитария-гигиена чараларына, видеоэлемтә буенча аралашуга зур игътибар бирелә.

2022 елның 1 гыйнварыннан эш бирүчеләр вакансияләрне «Россиядә эш» порталында урнаштырачак. Халыкны эш белән тәэмин итү турындагы законга тиешле үзгәрешләр 2021 елның 28 июнендә кабул ителгән 219-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә кертелде.

Җитештерү календаре буенча 2021 нче елның 4, 5, 6 һәм 7 ноябрь көннәре эшләми торган бәйрәм көннәре булып санала.

Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлегендә хезмәт алучыларның мәгълүмати ихтыяҗларын канәгатьләндерү, ялын оештыру өчен «Китап терапиясе» технологиясе буенча эш алып барыла. Ул өлкәннәргә ялгызлык хисен җиңәргә, уңай психологик халәтне сакларга ярдәм итә.

Ел саен үткәрелә торган «Ак чәчәк» хәйрия акциясе кысаларында Кайбыч районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәт алучылары ак чәчәкләр ясадылар.

28 октябрь көнне Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 3 нче мәктәп скаутлары белән берлектә тәмле сувенирлар ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Чараның максаты мөмкинлекләре чикле балаларны тулы канлы социаль тормышка җәлеп итү иде.

28 октябрь көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече «Без – туган тел дуслары» дигән викторина үткәрде. Чара Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде.

27 нче октябрь көнне Казан шәһәренең «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендәгеләр өчен «Аю йорты» музеена экскурсия оештырылды. Ул «Туган авылым» этнография музее территориясендә урнашкан.

28 октябрь көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Альбина Хәбирова «Парк ретриты» технологиясе кысаларында дәрес үткәрде. Исегезгә төшерәбез, технология парклар белән кызыксынуны үстерүгә, уңай хисләр һәм кәеф булдыруга юнәлтелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International