Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлегендә хезмәт алучыларның мәгълүмати ихтыяҗларын канәгатьләндерү, ялын оештыру өчен «Китап терапиясе» технологиясе буенча эш алып барыла. Ул өлкәннәргә ялгызлык хисен җиңәргә, уңай психологик халәтне сакларга ярдәм итә.
Уку вакытында баш миенең эше, хәтер һәм игътибар яхшыра. Социаль хезмәткәрләр үз карамагындагылар белән бергә укылган әдәбият, сюжетлар, темалар буенча фикер алышалар, хис-кичерешләр белән уртаклашалар һәм алар аша социаль хезмәт алучыларның шәхси проблемаларын аңларга, аларны кызыксындырган сорауларга җаваплар табарга тырышалар. Даими мондый чаралар нәтиҗәсендә өлкән кешеләрнең интеллектуаль һәм эмоциональ хәле яхшыра, алар үзләрен социаль тормышка җайлашканрак итеп хис итә.
