Ел саен үткәрелә торган «Ак чәчәк» хәйрия акциясе кысаларында Кайбыч районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәт алучылары ак чәчәкләр ясадылар. Учреждениенең барлык хезмәткәрләре дә акча җыюда катнаштылар. Җыелган акчалар инвалид балаларга һәм аларның әниләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән социаль проектларга юнәлтелә.
Бераз хәйрия акциясе турында. Аның тарихы ХХ гасыр башына туры килә. Башта акциянең максаты туберкулез белән авыручылар өчен акча җыю булган. Хәзер исә җыелган акчалар социаль проектларга юнәлтелә.
