«Яңарыш» үзәгендә татлы бүләкләр әзерләделәр

2021 елның 29 октябре, җомга

28 октябрь көнне Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 3 нче мәктәп скаутлары белән берлектә тәмле сувенирлар ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Чараның максаты мөмкинлекләре чикле балаларны тулы канлы социаль тормышка җәлеп итү иде.

Чара барышында дустанә атмосфера тудырылды. Үзәк карамагындагылар скаутлар белән бергә вакытны күңелле генә уздырмадылар, төрле темаларга аралаштылар, әйлән-бәйлән уйнадылар, чупа-чупслардан креатив бүләкләр әзерләделәр.

Үзәк белгечләре сүзләренә караганда, мондый чаралар бик зур социаль әһәмияткә ия, чөнки социаль мөнәсәбәтләр үсешенә ярдәм итә һәм мөмкинлекләре чикләнгән балаларны гадәти мохиттә тормышка әзерли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International