Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре үзизоляция чорында өлкәннәр вакытларын мөмкин кадәр кызыклы һәм файдалы итеп үткәрсен дип тырышалар. Катлаулы эпидемиологик хәл шартларында сәламәтләндерү һәм профилактика эшләренә, санитария-гигиена чараларына, видеоэлемтә буенча аралашуга зур игътибар бирелә.
Учреждениедә бер көн менә ничек узды. Көннең беренче яртысында нейробика буенча чираттагы дәрес булды. Гадәттәгечә, дәрес ахырында катнашучыларга өй эше бирелде: «вознаграждение» сүзеннән мөмкин кадәр күбрәк сүзләр төзү, атна дәвамында бармак гимнастикасы ясау, көн саен үткән көнне искә алу һәм аңа рәхмәт әйтү, шулай ук кечкенә шигырь яки прозадан өзек ятлау.
Сәнгать сөючеләр музыкотерапия буенча онлайн-дәрестә катнаштылар – Андрей Егоров башкаруындагы Феликс Мендельсон әсәрен тыңладылар, аннары Фредерик Шопенның тормышы һәм иҗаты турында фильм карадылар.
Көн кинотерапия сеансы белән тәмамланды – актлар залында маҗаралар фильмы күрсәтелде.
Шул ук вакытта интернат-йорт хезмәткәрләре аз хәрәкәтләнүче кешеләр белән индивидуаль дәресләр дә үткәрделәр. Кемдер өчен бу китаплар уку, икенчеләре өчен – саф һавада йөрү яки хезмәт терапиясе.