«Апрель» үзәгендә тернәкләнүчеләр өчен әкияти экскурсия

2021 елның 29 октябре, җомга

27 нче октябрь көнне Казан шәһәренең «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендәгеләр өчен «Аю йорты» музеена экскурсия оештырылды. Ул «Туган авылым» этнография музее территориясендә урнашкан.

Балалар кызыксынып экскурсоводның күңелле хикәяләрен тыңладылар, ретро-телевизор экранындагы мультфильмнарны карадылар, яшерен бүлмәдә булдылар, анда керү өчен иске шкаф аша узарга кирәк. Балалар күңелле әкият һәм тылсым атмосферасына чумудан онытылмас тәэсирләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International