Югары Ослан районында өлкән яшьтәгеләрнең йорт-җирләрен карап чыгалар

2025 елның 26 сентябре, җомга

Өлкән яшьтәге гражданнарны ел саен карап чыгу профилактик эш алып баруга һәм гражданнарның социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗлыгын ачыклауга юнәлдерелгән мөһим социаль ярдәм чарасы булып тора. Бу эш «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында башкарыла.

2025 елда Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән бергә 80 яшьтән өлкәнрәк 327 ялгыз яшәүче гражданга бардылар. Өлкән яшьтәге гражданнарга мөмкин булган социаль хезмәтләр, ярдәм чаралары, тормыш куркынычсызлыгы һәм башка мөһим аспектлар турында мәгълүмат бирелде.

Башкарылган эш нәтиҗәләре буенча 6 кеше өйдә социаль хезмәт күрсәтүгә алынган, 2 гражданга документлар җыюда һәм интернат-йортка күчүдә ярдәм күрсәтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International