Арча районының «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә логопед Лемара Ганиева Бөтендөнья саңгыраулар көне кысаларында «Син ялгыз түгел» дигән мәгълүмати-күңел ачу чарасы үткәрде. Тәрбияләнүчеләр ишетү проблемалары булган кешеләр яши торган тынлык дөньясы турында белделәр.
Балалар кайбер гомуми кулланыштагы ишарәләр белән таныштылар һәм көз турындагы шигырьне күрсәтеп, ишарәләр белән сөйләп карадылар. Шулай ук алар «Мимик этюдлар» уенын уйнадылар. Биремнәр начар ишетүче һәм чукрак кешеләрнең ничек яшәвен, нәрсә хис итүен аңларга ярдәм итте.